Туйлар өчен иң кулай айлар җәйге айлар булды. Мәсәлән, июнь һәм июль айларында 1275 һәм 1451 пар өйләнешкән. Август аенда тантана өчен 1658 пар сайланган, ә сентябрьдә 1334 пар никахлашкан.
«Никахны теркәү өчен Казанны илебезнең барлык почмакларыннан халык сайлавы да кызыклы факт. ГХАТ идарәсендә Самара, Владимир, Түбән Новгород өлкәләреннән, Чуваш Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән яшь пар еш кунак булды», – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелә. Гомумән алганда, тизләтелгән тәртиптә мобилизацияләнүчеләр арасында 284 никах теркәлгән.
Казанда аерылышулар саны тотрыклы кими бара — узган ел эчендә 4189 очрак, бу 2023 елга караганда 16,3% ка кимрәк. Никахны өзү турында актларның 70% тан артыгы суд карарлары буенча рәсмиләштерелгән. «Аерылышу суд процедурасының рәсми һәм тиз үтүчән булмавы мөһим. Анда ир белән хатынның икесе дә шәхсән катнашырга тиеш», – дип ассызыклады Елена Студеникина.
Шәһәрнең ГХАТ идарәсендә аерылышу чигендә торган парлар белән психолог-медиаторлар эшли. 2024 елда барлыгы 80нән артык медиатив очрашу уздырганнар. Аларның нәтиҗәләре буенча татулашуга 12 пар килгән, шулай ук 60 тан артыгы аерылышу турында гаризаларын кире алган.
ГХАТ идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, март аенда РФ Дәүләт Думасы никахны өзү турында карар кабул иткән ир белән хатынны аерылышуга гариза биргәнче психологка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә торган закон проектын карарга планлаштыра. Документ нигезендә, психологта балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләр дә, яки ир белән хатынның берсе аерылышуга риза булмаган очракта да консультация узарга тиеш.