COVID-19 авыруы 62 казанлыда да табылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
29 нчы мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 136 мең 705 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 126 мең 868 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 946 сы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 19 мең 660 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 803 мең 503 очрак ачыкланган, 16 млн 737 мең 206 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.