В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген урамнарны чистартырга 406 берәмлек техника һәм 563 юл эшчесе чыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 563 юл эшчесе һәм 406 берәмлек махсус техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 133 үзбушаткыч, 73 фронталь төягеч, 39 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару 25 октябрь, Айвазовский, Әмирхан, Афзалова, Әхтәмов, Батурин, Бауман, Беломорск, Габишев, Галактионов, Кол Гали, Даурия, Девятаев, Декабристлар, Достоевский, Ершов, Журналистлар, Карбышев, Короленко, Коротченко, Кремль, Кутузов, Литвинов, Лукницкий, Магистраль, Мәрҗани, Миль, Миңнуллиа, Мөштәри, Назарбаев, Насыйри, Островский, Павлюхин, Парк, Петербург, Пушкин, Сәетгалиев, Сафиуллин, Серова, Солидарность, Спартак, Столяров, Такташ, Ташаяк, Театр, Тихомирнов, Тукай, Ульянов-Ленин, Фучик, Халитов, Чехов, Шакиров, Щапов, Юсупов, Япеев, Ибраһимов, Җиңү һәм Ямашев проспектлары, Ирек, Вокзал яны һәм Ярминкә мәйданнары, Нокса авышлыгы, Оренбург һәм Себер трактлары, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Саначин тыкрыгы, Зур Дәрвишләр, Вознесение, Дальний, Кече Дәрвишләр, Нагорный, Привольный бистәләре, Азино һәм Грабарский микрорайоннары, шулай ук башка урам участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 13 мең 860 тонна кар, ә кышкы сезон башыннан 565 мең 126 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 47 тонна реагент һәм 144 тонна ком-тоз катнашмасы, ә сезон башыннан – 51 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында бастырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында мәгълүмат ТР Экология министрлыгында кабул ителә.