Көндез кар чистартуга 351 юл эшчесе һәм 299 махсус техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 351 юл эшчесе һәм 299 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы, 62 трактор щеткасы, 82 үзбушаткыч, 33 фронталь төягеч, 36 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару Сигезенче Март, Бауман, Габишев, Гаврилов, Гагарин, Гвардия, Голубятников, Губкин, Декабристлар, Дорожная, Рихард Зорге, Искра, Калинин, Короленко, Копылов, Мәүлүтев, Машина төзүчеләр, Париж Коммунасы, Петербург, Пионер, Попов, Сахаров, Сеченов, Сеченов, Сибгат Хәким, Четаев, Чистай, Шоссе урамнары участокларыннан, шулай ук Фатыйх Әмирхан, Ибраһимов, Ямашев проспектларыннан, Мамадыш тракты, Себер тыкрыгыннан һәм башка урамнардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 10555 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 423 юл эшчесе һәм 642 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлеккә 301 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 52 тонна реагент һәм 249 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 18,8 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.