Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2026, 13:50

Соңгы өч елда Казанда сабыйлар үлеме 24 процентка кимегән

2025 елда шәһәрдә 14 меңнән артык бала туган

Денис Гордийко фотосы

Узган ел Казанда 14 меңнән артык бала туган. Саннар һәм сәламәтлек саклау системасының эш нәтиҗәләре белән йомгаклау утырышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев таныштырды.

Татарстан башкаласында бала табучы хатын-кызларның уртача яше 29,5 тирәсе. «Бала тудыручы хатын-кызлар санының иң югары күрсәткечләре 25–29 һәм 30–34 яшь төркемнәренә туры килә. Шул ук вакытта 20 яшьтән яшьрәк бала табучы әниләр өлеше аз – алар 3 проценттан да кимрәк», - дип хәбәр итте Илназ Әхмәдиев.

Сабыйлар үлеме күрсәткеченең кимүе шәһәр медицинасы өчен төп казаныш булып тора. Соңгы өч елда әлеге күрсәткеч 24 процентка кимегән.

Педиатрия ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм аннан һәркем файдалана алсын өчен Казанда кураторлык системасы кертелгән: 1 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе белгечләре шәһәр балалар поликлиникалары эшен контрольдә тота. Бүген алар тарафыннан 6,5 меңнән артык бала күзәтелә.

Шәһәрдә яңа туган сабыйларны бер яше тулганчы табиб тарафыннан тикшерү эше 100 процент башкарыла. Табиб күзәтүе турындагы барлык мәгълүмат бердәм мәгълүмат системасына кертелә, балаларга өстәмә рәвештә электр кардиограммасы (ЭКГ) ясала.

2019 елдан бирле күзәтелгән балалар үлеменең тотрыклы кимүенә карамастан, Сәламәтлек саклау системасында хәл ителәсе очраклар бар. Перинаталь чор торышы, тумыштан килгән үсеш кимчелекләре һәм нерв системасы авырулары үлемгә китерә торган төп сәбәпләр булып кала.

Тән җәрәхәтләре, агуланулар, бәхетсезлек очраклары аркасында килеп чыккан үлемнәр дә теркәлгән, дип билгеләп үтте Илназ Әхмәдиев.

Киләчәктә Сәламәтлек саклау идарәсе перинаталь һәм неонаталь ярдәмне тагын да камилләштерергә, тумыштан килгән үсеш кимчелекләрен иртә ачыклау программаларын киңәйтергә, балаларның имгәнү очракларын булдырмый калу өчен ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятли.

Фоторепортаж
Илсур Метшин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады
Барлык яңалыклар