В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда коронавирус белән авыруның 26 яңа очрагы расланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Соңгы тәүлектә Татарстанда COVID-19 авыруының 51 яңа очрагы расланды, барысы да авыручылар белән элемтәдә булучылар. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 6 кеше, 15 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
26 кеше Казанда яши, 16-сы Чаллыда, өчесе Нурлат районында, берәр кеше - Арча, Әтнә, Яел Үзән, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында яши.
4-нче июньгә Татарстанда барлыгы 3402 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, 10 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 3130 кеше сәламәтләнде, шул исәптән соңгы тәүлектә 139 кеше.
Россиядә тәүлек эчендә инфекция белән авыруның 8 мең 831 яңа очрагы расланды. Шул рәвешле, илдә барлыгы 441 мең 108 кеше авыру йоктырган. 204 мең 623 кеше сәламәтләнгән, 5384 кеше үлгән.