В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда пандемия вакытында инфекциядән 3163 кеше терелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда авыруның 40 яңа очрагы ачыкланган. 10 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза. Авыручыларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдән соң чирли башлаган.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 12 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, дип хәбәр иттеләр коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында.
Авыручыларның күпчелеге - 22 кеше - Казанда яши, 6-сы - Яр Чаллыда, өчесе - Питрәч районында, икешәр кеше - Актаныш һәм Биектау районнарында, берәр кеше - Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында.
25-нче июньгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 4350 очрагы теркәлгән, 3163 кеше савыккан, шул исәптән 35-е - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 7113 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 613 мең 994-кә җиткән. 375 мең 164 кеше терелгән, 8 мең 605 кеше үлгән.