Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2020, 15:10

Соңгы елларда Казанда көчле суыклар һәм бураннар саны дүрт тапкырга кимегән

Декабрь ахырына синоптиклар казанлыларга климат нормасы чикләрендәге һава торышы фаразлый.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Ксения Швецова). Декабрьдә Казанда көчле салкыннар яки мул явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы климат нормасы чикләрендә булачак. 31-нче декабрь көнне һава температурасының уртача күрсәткечләре 8,5 градус салкын тәшкил итәчәк. Татарстан башкаласына антициклон төшмәгән очракта, явым-төшем һәм температура тирбәнешләре калган кышкы айларда да нормадан сизелерлек китмәячәк, ә салкыннар гыйнвар ахырыннан да иртәрәк килмәячәк, дип хәбәр итте бүген «Татар-инфор» мәгълүмат агентлыгында КФУ атмосфера экологиясе, метеорология, климатология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Гыйнвар ахырына Казанда суытачак, күп итеп кар явулар көтелми

Казан уртача климат полосасында булганга, һава торышы күп яктан ел фасылы, шулай ук күрше төбәкләрнең климат картинасы белән билгеләнә. «Бүген без антициклон үзәгендә торабыз, шуңа күрә бездә салкын һава нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, явым-төшем аз һәм басым югары, - диде Ю.Переведенцев. - Узган ел һава торышы төньяк Атлантикадан килгән циклон белән билгеләнде, бездә Европадагы җылы кыш булды. Быел хәл башкачарак».

Казан өчен ике төрле климатның чагылышы характерлы - Урал һәм Себердә антициклон, анда бүген салкыннар тора, җылы һәм дымлы климатлы атлантик циклон. «Без аерым полосада, көнбатышта җылы, көнчыгышта - суык. Нәтиҗәдә Казанда уртача климат картинасы төзелә», - дип аңлатты спикер.

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрдә болытлы һава һәм дымлылык хөкем сөрәчәк, көндез һава температурасы минус 6-7 градус тәшкил итәчәк. 31-нче декабрьдә уртача температура минус 8,5 градус тәшкил итәчәк.

РФ Гидрометүзәк фаразына караганда, Яңа ел ялларында бераз кар явуы, атмосфера басымының кимүе көтелә. Гыйнварда уртача тәүлеклек һава температурасы минус 10-11 градус тәшкил итәчәк. Гыйнвар ахырына һәм февраль башында салкынрак булыр, февраль уртасыннан җылыну, кояшлы һава фаразлана. Билгеләп үтик, озак сроклы фаразларның аклануы 50-70% тәшкил итә.

Явым-төшем фаразлары синоптикларга кыенрак бирелә, дип билгеләде спикер. Аның сүзләренчә, явым-төшемнәр Урта диңгездән яки Атлантикадан циклон чыгуга бәйле. Гыйнвар һәм февраль климат нормалары нигезендә - аз гына явым-төшемле шактый «коры» айлар. Әмма циклоннар гамәлдә булган вакытта кар яву ихтималы да бар.

Глобаль үзгәрешләр аркасында Казанда климат ярты градуска җылына

Соңгы вакытта экспертлар дөньяда климатның җылыну ягына үзгәрүе уңаеннан борчылу белдерә, соңгы өч ел тарихта иң җылылары булды. Арктикада бүген һава температурасы нормадан 3 градуска югары. Бу, Ю.Переведенцев сүзләренчә, Россия шәһәрләрендәге, шул исәптән Казандагы һава торышына йогынты ясый.

«Глобаль факторның төбәк факторга йогынтысы 40-47% тәшкил итә, - диде ул. - Яңа термин барлыкка килде - океандагы эсселек дулкыннары, ул нык җылына һәм атмосферага җылылык бирә башлаган. Бу үз чиратында Казан климатына 35 ел тоткарлык белән йогынты ясый. Без климат үзгәрешләренең беренче чагылышларын күзәтәбез. Соңгы елларда Казанда буран һәм каты суыклар саны дүрт тапкырга кимегән. Һава торышының мондый җитди үзгәрүе тулаем алганда Җир шарындагы климат шартлары үзгәрү аркасында барлыкка килә».

Елның кышкы вакытында Казанның тискәре күрсәткечле температура рекорды 1942 елның 21-нче гыйнварында, термометр баганалары 47 градус салкынга кадәр төшкәч, куелган. Бүген, белгечләр сүзләренчә, мондый рекордлар инде кабатланмаячак. Бөтен дөнья буенча температура күрсәткечләре нормалары артты. Казан хәзер яңа нормаларга йөз тота, шуңа күрә шәһәрдә климат уртача бер ярым градуска җылырак. 2020 елда температура графигында уңай аномалия белән көннәр күбрәк булды - мондый көннәр 228 иде, тискәре аномалия белән - 136 көн.

Гомумән алганда, быел Казанда һәр ел фасылында һава торышы уңай булды, дип билгеләп үтте КФУ атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. «Узган кыш җылы булды, бу планда шактый аномалия күзәтелде, - диде ул. - Явым-төшемгә килгәндә, безнең күзәтүләр буенча, җәйге сезонда алар азая, ә кыш көне - күбрәк». 2020 елда явым-төшемсез озак чорлар булмады, иң озак вакыт 16 көн тәшкил итте - 30-нчы ноябрьдән 15-нче декабрьгә кадәр».

Узып баручы елда Казанда аномаль җылы чорлар аномаль салкын белән чиратлашып торды. Көз җылы булды, сентябрьдә әбиләр чуагы озакка сузылды, шуннан соң контрастта декабрь нормадан салкынаю ягына күчте, дип искәртте спикер. «Тискәре аномалия июнь һәм декабрьдә генә булды. Норма бу айда - 8,5 градус тирәсе, шул ук вакытта факттагы температура 3 градуска түбәнрәк һәм минус 10,8 градус тәшкил итте», - дип өстәде Т.Аухадеев.

Шәһәр кешеләре өчен атмосфера басымы үзгәрү белән бәйле көннәр санының сизелерлек кимүе уңай мизгел булды, алар метеобәйле кешеләр өчен уңайсыз санала.

2021 елның җәе шактый салкын кыштан һәм декабрь башындагы тискәре температуралы аномалияләрдән соң җылырак булачак, диде Ю.Переведенцев.

Барлык яңалыклар