В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә компенсация яшелләндерүе турында 107 күрсәтмә төзелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Ксения Швецова). Ярты ел эчендә Казанда төзүчеләр компенсация тәртибендә якынча 5 мең яңа агач утырттылар һәм 40 мең кв. м дан артык мәйданда газон җәйделәр. Шәһәрдә компенсация яшелләндерүе турында 107 күрсәтмә төзелгән, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев.
Төзелеш башлану еш кына агачларны кисү һәм үлән капламын бозу зарурлыгы белән бәйле була – мондый очракларда йорт салучы компенсация яшелләндерүен башкарырга һәм параметрга бәйле рәвештә бер агач урынына өч яңасын утыртырга тиеш, дип хәбәр итте Н.Минвәлиев.
Быел Административ-техник инспекция идарәсе контроленә компенсация утырту турында 107 күрсәтмә килгән. Аларның 25-е буенча барлык эшләр башкарылган һәм актлар белән расланган. Эшне башкармаган өчен 12 беркетмә төзелгән, – дип хәбәр итте спикер. – Тугыз документ буенча, кризислы чорның кыенлыкларын исәпкә алып, сроклар күчерелде».
Агачлар арасында һәм газоннарда парковка ясаучы шәһәрлеләрдән барлыкка килгән зыян проблемасы да бар, дип өстәде Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
«Якында гына машина кую урыннары була торып һәм газонда калдырган өчен 2,5 мең сумга кадәр штрафлар янауга карамастан, шәһәрлеләр транспортларын газоннарда калдыруны дәвам итә», – диде ул. Агымдагы елның май һәм июнь айларында гына да, Н.Минвәлиев сүзләренчә, автомат режимда эшләүче махсус техник чаралар ярдәмендә 7841 административ материал теркәлгән һәм карауга юнәлтелгән.