Татарстандагы иң масштаблы экоуен «Мәктәп чисталык кубогы» турниры кысаларында узачак
Фото: Денис Гордийко
Җиңүчеләргә гаджетлар, электр скутерлары һәм башка бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләү тантанасы ТР Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Алдынгылар хәрәкәт» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашында узачак.
«Мәктәп чисталык кубогы» проекты Татарстанда быел август аенда старт алды. Өч этапка бүленгән турнирда гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша.
Беренче этап «Чиста уеннар» форматында узды, 3 меңнән артык катнашучы бөтен республика буенча 33 тонна калдык җыйды. Икенче этапта командалар 6 меңнән артык экологик эш башкардылар, алар өчен баллар алдылар һәм финалга чыктылар, дип искә төшерә оештыручылар.