В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
60 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләр пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясата алалар
Казанда гриппка каршы вакцинация пунктларының беренче эш көнендә метро станцияләре янында 858 кешегә прививка ясалган. «Дубравная», «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе» һәм «Яшьлек» станцияләре янындагы нокталарга ихтыяҗ аеруча зур.
Мәсәлән, «Дубравная» метро станциясе янында 171 кеше, «Җиңү Проспекты»нда – 161, «Кәҗә бистәсе»ндә – 156, «Яшьлек»тә – 153, «Г.Тукай мәйданы»нда – 121, «Авиатөзелеш»тә – 96 кеше прививка ясаткан.
Бүгенге көннән 60 яшьтән өлкәнрәкләр метрода пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясата алалар. Кичә вакцинаны барлык мобиль пунктларга таратканнар, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, метро станцияләре янында гриппка каршы бушлай вакцинация алдагы көнне үк эшли башлаган иде. Алты прививка пункты көн саен 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшли.