Узган атнада рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Фото: Денис Гордийко
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Шәхси саклану чараларыннан башка 4543 пассажир ачыкланган. 4539 пассажир битлекләрен урында кигән, дүрт пассажирны шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле транспорт чараларыннан төшереп калдырганнар.
2510 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Тикшерү 122 контроль ноктада узды.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр итә Казанның транспорт комитеты.