Бәхетсезлек очракларына медикларны 922 тапкыр чакырганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 28-нче майдан 3-нче июньгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6878 чакыру килгән, 1167 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5298 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 44 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 198 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 93 чакыру килгән.
922 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 35 тапкыр чакыртылганнар, аларда 34 кеше зыян күргән, 17 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 20 тапкыр чакыртылган, биредә 5 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Узган атна белән чагыштырганда, ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итүләр саны бәхетсезлек һәм бала табу очраклары хисабына 59-га кимегән. Чакыртулар саны кимегән: юл-транспорт һәлакәте – 4-кә, янгыннар – 1-гә, миокард инфаркты – 18-гә, бала табу – 4-кә. Мидәге кан әйләнеше бозылу очраклары 25-кә арткан. Җәмәгать урыннарына чакыртулар саны 231-гә кимегән.