Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм «Безнең ишегалды» программалары, шулай ук Казансуны үстерү стратегиясе буенча сораштырулар 26-нчы апрельдә башлана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Екатерина Виславская). 26-нчы апрельдән 30-нчы майга кадәр татарстанлылар иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирүдә катнаша алачак, алар 2022 елда төзекләндереләчәк, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясе буенча фикер калдыра алачаклар. Сораштыру ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында үткәреләчәк, тавышны шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә дә бирергә мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында да, кушымтаны яңартып, «ТР хезмәтләре»ндә дә тавыш бирергә мөмкин булачак. Хәзер портал белән 2,5 миллионнан артык татарстанлы файдалана, дип хәбәр итте журналистларга ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин. Үз чиратында Алексей Фролов мондый мөмкинлекләре булмаганнарга, ә бу, кагыйдә буларак, өлкән буын вәкилләре, сервисны кулланырга һәм тавыш бирергә күпфункцияле үзәктә волонтерлар ярдәм итәчәк, дип өстәде.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 6 елда Татарстанда 400-дән артык территория төзекләндерелгән, шул исәптән илкүләм проект кысаларында да. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча тавыш бирүгә 2022 елда, ә бу - сораштыруда беренче блок, бөтен республикадан 201 объект куелган: бер муниципалитеттан 2-3, башкалардан 10 артык. Кайберәүләр инде узган елларда төзекләндерелә башлаган, һәм эшләрнең 2-3 чиратын тормышка ашыру өчен тавыш бирергә мөмкин, ә башкалар программада беренче тапкыр катнашачак. «Тавыш бирү процессына республикабыз халкын максималь санда җәлеп итәсе килә», - дип белдерде министр урынбасары.
Ишегаллары буенча тавыш бирү ике өлешкә бүленә: башта конкрет ишегалдын сайларга кирәк, ә соңыннан җирле халыкның сорауларын формалаштырырга ярдәм итәчәк гомуми сораштыру узарга кирәк. Узган ел старт алган «Безнең ишегалды» биш еллык республика программасына барлыгы 10 мең инвентаризацияләнгән 6923 ишегалды керде. Киләсе елга топ-200 урынга 4758 йорт дәгъва итә. Бу рейтингка кермәгәннәрне 2024 елга кадәр төзекләндерү планлаштырыла, дип аңлатты «ТР шәһәрләре үсеше институты» фондының стратегик проектлар белән идарә департаменты җитәкчесе Венера Камалова.
Тавыш бирүнең өченче блогы – Казансу елгасын үстерү стратегиясенең өстенлекләре турында. Исегезгә төшерәбез, концепция уникаль экосистема булдыруны һәм гомуми мәйданы 1536 га булган 12 паркны төзекләндерүне күз алдында тота. Шунысы мөһим, проект буенча казанлылар гына түгел, республиканың башка почмакларында яшәүчеләр дә үз фикерләрен әйтә алачак.
«Елгада су пробаларын анализлау аның хәзер нормаларга туры килмәвен күрсәтә. Программаның максаты – елганы сәламәтләндерү. Чистарту корылмалары, яңгыр сулары агымнары, транспорт үтемлелеге, парк зоналары буенча барлык карарларны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча, экология мәсьәләләре буенча, Казанда су коенып булсын өчен, барысын да эшләргә кирәк, – дип аңлатты «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. – Стратегия табигый составны, булган ландшафтны саклап калуга, аңа тыкшынмауга, ә бу территорияне кешеләр өчен уңайлы итеп калдыруга юнәлтелгән».
Иң элек сораштыруда катнашучыларга территориягә карата гомуми сорауларга җавап бирергә туры киләчәк, ә аннан соң – төзекләндерү буенча планлаштырылган 12 паркның 5-се концепциясе буенча: «Казансу буендагы бакчалар», «Манзара», «Рус-Немец Швейцариясе», «Спорт паркы» һәм «Савинов паркы». Тавыш бирү йомгаклары буенча җыелган тәкъдимнәр проектларны формалаштырганда архитекторлар тарафыннан исәпкә алыначак.
Бу блокның тагын бер өлеше «Урам» паркы турында сораштыру булачак. Россиядә 1,9 га мәйданлы иң эре экстрим-парк узган елның җәендә ачылды. Татарстанлыларга яңа иҗтимагый киңлек һәм аның үсеше турында үз фикерләрен белдерергә тәкъдим ителә.