Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2022, 10:47

Бәйрәм көннәрендә Казанда җәмәгать тәртибен меңнән артык полиция һәм Россиягвардия хәрби хезмәткәрләре саклады

Яңа ел төнендә чыршы мәйданчыкларында 45 меңгә якын кеше һәм шәһәр кунаклары булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә җитди гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Көн саен җәмәгать тәртибен меңнән артык полиция һәм Росгвардия хәрби хезмәткәрләре тәэмин итте, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы урынбасары – полиция башлыгы Валерий Саматошенков.

Яңа ел төнендә шәһәрдә җәмәгать тәртибен 700 полиция, шәхси сак оешмалары һәм Росгвардия хәрби хезмәткәрләре тәэмин иткән. 31-нче декабрь көнне чыршы мәйданчыкларында Татарстан башкаласының 45 меңгә якын кешесе һәм кунаклары булган.

Раштуа гыйбадәтләрендә 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә 5,5 меңнән артык кеше катнашкан, җәмәгать тәртибен саклауны 250-гә якын полиция хезмәткәре тәэмин иткән. Гыйбадәтләр башланыр алдыннан чиркәү һәм храмнарның тирә-ягын шартлаткыч матдәләр булу-булмауга махсус өйрәтелгән этләр белән кинологлар тикшергән. Бу вакытта патрульлек итү маршрутлары гыйбадәт кылу урыннарына якын оештырылды, ә метрополитен станцияләрендә өстәмә постлар куйдылар, дип сөйләде Валерий Саматошенков.

Казанда узган яңа ел каникулларында барлыгы 300 җинаять теркәлгән, бу ел өчен уртача атналык күрсәткечтән артмый. Көнкүреш җирлегендә кылынган бер үтерү һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салуның өч факты теркәлгән. «Барлык бу җинаятьләр ачылган. Авыр җинаятьләр кылганда зыян күрүчеләр һәм шикләнелүчеләр исерек хәлдә булган», – дип хәбәр итте В.Саматошенков. Тагын 14 җинаять наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле, шуларның 5-се – сату белән, дип өстәде ул.

ТР башкаласында милеккә каршы 200-гә якын җинаять теркәлгән,аларның 40%-ы – дистанцион ысул белән кылынган караклык һәм урлау. В.Самотошенков сүзләренчә, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында 130 җинаять кылынган. Аларның 30%-тан артыгы кибетләрдән һәм сәүдә үзәкләреннән товарлар урлауга туры килә.

Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Казан буенча ковидка каршы чараларның үтәлеше буенча рейдлар уздыруны дәвам итте. Моның өчен махсус мобиль төркемнәр оештырылды, алар вазыйфаи һәм юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җибәрелгән 9 хокук бозу очрагын ачыклады. «Барлыгы шәһәрдә 1300-дән артык хокук бозу теркәлгән, аларның күпчелек өлеше санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү белән бәйле», – дип билгеләп үтте В.Саматошенков.

«Шәһәр халкы исеменнән полициянең бөтен шәхси составына рәхмәт белдерәм. Гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады, яхшы эшләделәр», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.01.2022
Видеорепортаж
10.01.2022 12:18
Бәйрәм көннәрендә Казанда җәмәгать тәртибен меңнән артык полиция һәм Росгвардия хәрби хезмәткәрләре саклады
Барлык яңалыклар