Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2021, 12:33

Казанда Яңа ел каникуллары вакытында дистанцион рәвештә кылынган 100 мөлкәти җинаять теркәлгән

Бәйрәмнәрдә җәмәгать тәртибен саклауны полиция хезмәткәрләре, Милли гвардия хәрбиләре һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре башкарды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Яңа ел каникуллары вакытында Казанда 400 тирәсе җинаять теркәлгән, әмма бу ел дәвамындагы уртача атналык күрсәткечтән артып китми. Кышкы бәйрәмнәр вакытында полиция  хезмәткәрләренең шәһәрдә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итүе турында бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе барышында  Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин сөйләде.
Яңа ел төнендә җәмәгать тәртибен саклауга 700-дән артык полиция хезмәткәре, Милли гвардия хәрбиләре һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителде. Бу  көнне шәһәр районнарындагы чыршы мәйданчыкларында  67 меңгә якын кеше булуы исәпләнде.

Раштуа төнендә, 6-7- нче гыйнварда, шәhәр гыйбадәтханәләре һәм чиркәүләрендә җәмәгать тәртибен саклауны 238 полиция хезмәткәре һәм Милли гвардия гаскәренең  10 хезмәткәре  тәэмин иткән. Гыйбадәт кылуны башлар алдыннан, гыйбадәтханә  яны территорияләре кинологлар тарафыннан тикшерелгән. Александр Мищихин сүзләренә караганда, бәйрәм чаралары вакытында тупас тәртип бозулар күзәтелмәгән.

«Тулаем алганда, шәһәрдә криминоген хәл контрольдә тотыла. Яңа ел каникулларында 400-гә якын җинаять теркәлгән, әмма бу ел дәвамындагы уртача атналык күрсәткечтән артмый», – дип сөйләде Александр Мищихин. Бу дәвердә көнкүреш сәбәләр аркасында кеше үтерүнең 2 һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерүнең 7 очрагы теркәлгән. «Бәйрәм көннәрендә шәхескә карата авыр җинаятьләр башкарылган очракларда зыян күрүче һәм шикләнелуче затлар күп вакытта исерек хәлдә булган»,-дип билгеләп үтте Александр Мищихин.

Барлык җинаятьләр дә ачылган, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы. Шул исәптән, иң резонанслысы – 7-нче гыйнварда шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан фатирларның  берсендә өч кешене үтерү очрагы теркәлгән. А.Мищихин сүзләренә караганда, шикләнелүче ачыкланган, хәзер оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Шулай ук,  Яңа ел бәйрәмнәре вакытында полиция тарафыннан милеккә каршы башкарылган 300 җинаять теркәлгән, аларның өчтән бер өлеше – дистанцион рәвештә  кылынган караклык һәм урлау очраклары. Моннан тыш, профилактик рейдлар барышында 340 берәмлек сертификацияләнмәгән пиротехника эшләнмәләре тартып алынган. «Чыршы» операциясе кысаларында исә 230 рейд үткәрелгән, законсыз сәүдә факты буенча 16 административ материал төзелгән, киселгән 78  ылыслы агач  тартып алынган.

Казан Мэры Илсур Метшин полиция хезмәткәрләренә бердәм башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Полициянең шәхси составына зур эшләре өчен рәхмәт, алар аны профессиональ рәвештә башкарып чыкты»,-дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.01.2021
Видеорепортаж
11.01.2021 12:34
Казанда Яңа ел бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез узды
Барлык яңалыклар