9-нчы декабрьдән 15-нче декабрьгә кадәр табиблар 8166 чакыру үтәделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Узган атна эчендә, 9-нчы декабрьдән 15-нче декабрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8166 чакыру үтәде, шул исәптән 1209 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп шалтыратулар, 6548, төрле авырулар буенча булды. Алар арасыннан 172 урынга чакыруга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, 32 урынга чыгуга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 781 тапкыр чакырдылар, шуларның 55-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 42 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 22 зыян күрүче озатылды, икесе һәлак булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 16 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 1 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.