В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 3 мең берәмлектән артык җәмәгать транспорты тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 11-17-нче гыйнварда Казанның җәмәгать транспортында 2 меңгә якын битлек режимын бозучыны ачыклаганнар. Профилактик рейдлар кичә автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Барлыгы 3037 берәмлек күчмә состав тикшерелде, рейдлар 85 контроль ноктада узды.
Тикшерү барышында шәхси саклану чараларыннан башка 1989 пассажир ачыкланган. 1973 пассажир кисәтүдән соң битлек кигән, шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле 16 пассажир җәмәгать транспортын ташлап киткән.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан транспорт комитеты.