В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 17,1% арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Казанда 4-10 февральдә көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыруның 11 мең 143 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 10 мең кешегә 90,2 тәшкил итә. ТР башкаласында авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 17,1% арткан. Тулаем алганда, Татарстан буенча ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 36,5% югарырак (ТР буенча бер атна эчендә 28 мең 578 авыру очрагы теркәлгән).
ТР 34 мәктәбенең 87 сыйныфында, шул исәптән Казанның биш мәктәбендә 20 сыйныфта дәресләр вакытлыча туктатылды.
Шулай ук эпидемия сезоны башланганнан бирле Казанда грипп белән авыручы 149 очрак теркәлгән (231 очрак – ТРда), барлык очраклар да прививкка ясатмаган затлар арасында, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.