В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 15,4% түбәнрәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казанда 14-20 гыйнварда көчле респиратор- вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыруның 7979 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 10 мең кешегә 64,6 тәшкил итә. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 15,4% түбәнрәк.
Татарстан буенча тулаем алганда, бер атна эчендә ОРВИ белән 14945 кеше авырып киткән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 40,1 тәшкил итә. ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 18,7% түбәнрәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.