Бәхетсезлек очракларына табиблар 894 тапкыр барган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Узган атнада, 2-8 нче майда, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7253 чакыру үтәгән, шул исәптән 1257 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 6289, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аларның 117 сенең чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылу, ә 46 очракка кискен миокард инфаркты сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр барган.
Бәхетсез очракларына табибларны 894 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 28 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 25 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 12 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 13 тапкыр янгын урыннарына барган, анда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.