Янгын очракларына табиблар 18 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Узган атнада, 11-нче ноябрьдән 18-нче ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7962 чакыру үтәде, шул исәптән 1161 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чыгулар (6151) төрле авыруларга бәйле булды. Алар арасында 192 урынга чакыруга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 67 чакыруга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 80 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 712 тапкыр чакырдылар, шуларның 39-ы юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 41 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 27 зыян күрүче озатылды, ике кеше вафат булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 18 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 3 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.