664 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 2-нче декабрьдән 8-нче декабрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8319 чакыру килгән, 1202 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6830 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 65 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 176 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 67 чакыру килгән.
664 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 49 тапкыр чакыртылганнар, аларда 41 кеше зыян күргән, 22 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 12 тапкыр чакыртылган, аларда 11 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.