В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр табиблар бала табу очракларына 63 тапкыр чыккан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 15-нче ноябрь). Үткән атна эчендә, 8-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7779 чакыру үтәде, шул исәптән 962 җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7040, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Шулардан 160 чыгуга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 45-енә кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 63 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 676 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 40 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 18 зыян күрүчене китергәннәр. Янгын очракларына табиблар 7 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүчеләр булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.