В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 65 чакыру килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 6-нчы майдан 12-нче майга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7323 чакыру килгән, 1536 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5713 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 57 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 162 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 65 чакыру килгән.
1017 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 50 тапкыр чакыртылганнар, аларда 49 кеше зыян күргән, 34 кеше хастаханәгә озатылган, берсе үлгән. Янгын очракларына табиблар 10 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.