В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
903 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). 8-нче июньнән 14-нче июньгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6886 чакыру килгән, 903 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6154 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 36 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 143 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 89 чакыру килгән.
630 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 26 тапкыр чакыртылганнар, аларда 25 кеше зыян күргән, 15 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 8 тапкыр чакыртылган, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.