593 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6810 чакыру килгән, 676 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5480 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 39 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 153 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 67 чакыру килгән.
593 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 11 тапкыр чакыртылганнар, аларда 11 кеше зыян күргән, 8 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 12 тапкыр чакыртылган, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.