В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар төрле авырулар буенча 5,8 мең тапкыр чыккан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Узган атнада, 3-9-нчы августта, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6602 чакыру үтәгән, шул исәптән 1107 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 5816, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 133 урынга чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 49 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 716 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 38 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 22 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, 10 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын урыннарына үтәгән, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.