Табиблар ярдәме барлыгы 7375 тапкыр кирәк булган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Иң күп чакырулар саны (6159) төрле авырулар буенча башкарылган. 106 кешедә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы күзәтелгән, ә 45 кешедә көчле миокард инфарктлары булган. Бала табуга бригада 66 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 1150 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарына ашыгыч ярдәмне 49 тапкыр чакыртканнар. Аварияләрдә 47 кеше зыян күргән, 30 кешене табиблар дәвалау оешмаларына алып киткән. Моннан тыш, янгын урыннарына 21 тапкыр барганнар, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.