20-нче декабрьдән барлыгы 8104 тапкыр табиблар ярдәме таләп ителгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Узган атнада, 20-нче декабрьдән 26-нчы декабрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8104 чакыру үтәгән, шул исәптән 1089-ы – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7228, төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 141 чыгуга сәбәп баш миенең кан әйләнеше бозылуы булган, ә 63 чыгуга – кискен миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 69 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 807 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 55 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 50 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 24 зыян күрүчене китергәннәр, икесе һәлак булган. Моннан тыш, 22 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын урыннарына үтәгән, анда ике кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Алдарак яңа ел каникулларында сәламәтлек саклау оешмаларының эш графигы билгеле булды. 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр шәһәрнең стационарлары, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе кабул итәчәк, ә пациентларны хастаханәгә салу, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча башкарылачак.