В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көчле миокард инфаркты буенча 39 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 189 очрак теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 8-нче октябрьдән 14-нче октябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7503 чакыру килгән, 1201 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5795 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 39 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 189 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 79 чакыру килгән.
942 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 43 тапкыр чакыртылганнар, аларда 50 кеше зыян күргән, 21 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 65-кә кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренә чакыртулар саны – 17-гә, мидәге кан әйләнеше бозылу буенча очракларга чакырулар – 15-кә, җәмәгать урыннарына чакырулар 68-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.