1-нче апрельдән 7-нче апрельгә кадәр табиблар 7,3 меңнән артык чакыру буенча хезмәт күрсәттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Узган атнада, 1-нче апрельдән 7-нче апрельгә кадәр, Казанның Ашыгыч медицина ярдәме 7306 чакыру үтәде, шул исәптән 1118 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 5685, төрле авырулар буенча башкарылды. Шуларның 193-енә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 47 чыгышка – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табуга табиблар 58 тапкыр чакырылдылар.
Табиблар бәхетсезлек очракларына 904 тапкыр шалтырату алган, шуларның 31-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 33 кеше зыян күргән, хастаханәләргә 17 зыян күрүче озатылган, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 9 чакыруны янгын булган урыннарга үтәде, дип хәбәр итә «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.