В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 7,6 меңнән артык чакыру килгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Узган атнада, 15-нче марттан 21-нче мартка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7645 чакыру үтәде, шул исәптән 1052 – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6864, төрле авырулар уңаеннан башкарылды. Шулардан 190 чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы сәбәп булган, ә 63 чыгуга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 55 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 726 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 26 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Һәлакәтләрдә 38 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 12 зыян күрүчене китергәннәр, 1 кеше үлгән. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм хезмәте 17 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 3 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.