Барлыгы табиблар 7290 чакыру үтәде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Узган атнада, 24-30-нчы майда, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7290 чакыру кабул итте, шул исәптән 1387 чакыру җәмәгать урыннарыннан килде.
Иң күп чакыру, 6383, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 168 чакыруга – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 50 чыгуга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 69 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 838 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 49 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 51 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 34 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 24 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, анда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.