Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2018, 11:08

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтен җәмәгать урыннарына 1348 тапкыр чакыртканнар

Барлыгы 7309 чакыру килгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 3-нче сентябрьдән 9-нчы сентябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7309 чакыру килгән, шуларның 1348 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5575 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 52 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 199 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 69 чакыру килгән.

1008 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 44 тапкыр чакыртылганнар, аларда 42 кеше зыян күргән, 270 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 27 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән һәм бер кеше һәлак булган.

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 131-кә кимегән. Бу авырулар саны, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу очраклары кимү белән бәйле. Янганнарга (1), миокард инфарктына (6), мидәге кан әйләнеше бозылу (12) очракларына чакырулар саны арткан. Юл-транспорт һәлакәтләренә (21), бала табу очракларына (16) чакырулар саны кимегән. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 179-га кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар