Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.07.2018, 10:34

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6960 чакыру килгән

Медикларны 74 тапкыр бала табу очракларына, 25 тапкыр янгынга һәм 52 тапкыр юл-транспорт һәлакәтләренә чакыртканнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 29-нчы майдан 4-нче июньгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6960 чакыру килгән, 1689 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5143 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 47 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 179 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 74 чакыру килгән.

1125 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 52 тапкыр чакыртылганнар, аларда 50 кеше зыян күргән, 26 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 25 тапкыр чакыртылган.

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 193-кә кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләре (2-гә), бала табу очраклары (28-гә), мидәге кан әйләнеше бозылу (48-гә) сәбәпле мөрәҗәгать итүләр саны кимегән. Миокард инфаркты аркасында ашыгыч ярдәм хезмәт чакыру саны 1-гә артуы теркәлгән. Янгыннар сәбәпле шалтыратулар саны үзгәрешсез калган, ә җәмәгать урыннарына чакырулар 150-гә арткан, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар