Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2018, 11:01

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7408 мең чакыру килгән

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 243-кә кимегән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 29-нчы октябрьдән 4-нче ноябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7408 чакыру килгән, аларның 1196 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5747 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 50 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 179 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 80 чакыру килгән.

937 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 38 тапкыр чакыртылганнар, аларда 78 кеше зыян күргән, 40 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 16 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән.

Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 243-кә кимегән. Түбәндәге очракларга чакырулар саны арткан:  бала табу очраклары (9). Түбәндәге очракларга чакырулар саны кимегән: юл-транспорт һәлакәтләре (19), янгыннар (2), миокард инфаркты (3), мидәге кан әйләнеше очракларына (11). Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 82-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар