В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә икенчел чимал җыю өчен контейнерлар ноябрь уртасына кадәр торачак
Бер атна эчендә Казан халкы эшкәртүгә 200 кубометр автомобиль покрышкасы тапшырган. Икенчел чимал җыю ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк, дип аныкладылар «ТКХП» идарәче компаниясендә.
Шәһәрдә барлыгы 11 бункер урнаштырылган. Аларда җиңел машиналарның гына покрышкаларын калдырырга ярый.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
Академик Лаврентьев ур., 8
Фатыйх Әмирхан ур., 48, 101в
Адоратский ур., 76б
Киров һәм Мәскәү районнары
Клара Цеткин ур., 8б
Васильченко ур., 6
Идел буе һәм Вахитов районнары
Авангард ур., 88а
Техника ур., 118
Учительская ур., 2
Совет районы
Себер тракты, 61
Родина ур., 49/3
Исегезгә төшерәбез, эшкәртүгә покрышкалар кабул итү 17 нче октябрьдә старт алды. Узган елгы кышкы сезонда 340 тонна икенчел чимал җыелды. Покрышкалардан балалар мәйданчыкларына түшәр өчен резин валчык эшләделәр.