Җәмәгать урыннарына медиклар 1139 тапкыр чыккан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). Узган атнада, 20-26 нчы февральдә, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8232 чакыру үтәгән, шул исәптән 1139 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 7387, медикларга төрле авырулар буенча килгән. 122 очракның сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 40 ының – кискен миокард инфаркты. Табиблар бала тудыруга 73 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләрен 772 тапкыр чакырганнар, шул исәптән 39 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән, аларда 51 кеше зыян күргән. Дәвалау учреждениеләренә 32 зыян күрүчене китергәннәр. Янгын урыннарына 13 чакыру башкарылды, нәтиҗәдә бер кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.