В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 734 тапкыр чыккан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). Узган атнада, 16-22 нче гыйнварда, Казанның ашыгыч ярдәме 7877 чакыру үтәгән, шул исәптән 1110 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Медицина хезмәткәрләренә иң күп чакырулар, 7076, төрле авырулар буенча килгән. Шуларның 106 сының чыгу сәбәбе баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы булган, 50 чакыру көчле миокард инфарктлары сәбәпле башкарылган. Табиблар бала табу очракларына 67 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 734 тапкыр чыккан. 46 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 34 кеше зыян күргән, шуларның 21 ен дәвалау учреждениеләренә китергәннәр. Янгын урыннарына медиклар 13 тапкыр барган, аларда 4 кеше зыян күргән.