В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 51 шалтырату килгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август). Узган атнада, 31 нче июльдән 6 нчы августка кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7153 чакыру үтәгән, шул исәптән 1617 сен җәмәгать урыннарына.
Иң күп тапкыр, 6209, табиблар төрле авырулар уңаеннан чыккан. 102 чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнеше бозылу булган, ә 26 сының – кискен миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 80 тапкыр барган.
Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 51 шалтырату килгән. Аварияләрдә 51 кеше зыян күргән, аларның 31 ен дәвалау учреждениеләренә китергәннәр. Бер зыян күрүче үлгән.
Янгыннарга табиблар 12 тапкыр чыккан. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм бригадалары барлыгы 864 тапкыр барган.
Алдагы атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 147 гә арткан – янгыннар, авырулар һәм бала табу белән бәйле мөрәҗәгатьләр күбрәк булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.