В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көчле миокард инфаркты буенча 56 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 183 очрак теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 22-нче апрельдән 28-нче апрельгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7516 чакыру килгән, 1292 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5790 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 56 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 183 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 64 чакыру килгән.
1024 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 42 тапкыр чакыртылганнар, аларда 42 кеше зыян күргән, 21 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 24 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.