В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр чакыртылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 17-нче июньнән 23-нче июньгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6890 чакыру килгән, 1618 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5134 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 49 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 178 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 70 чакыру килгән.
1096 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 43 тапкыр чакыртылганнар, аларда 41 кеше зыян күргән, 23 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 19 тапкыр чакыртылган, аларда ике кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.