Татарстанда 49 кешедә СOVID-19 табылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кертелгән, калганнары контактлы. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 29-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 20 Казан кешесе, 7 кеше – Яр Чаллыдан, 3 кеше – Әлмәт, Түбән Кама һәм Тукай районнарыннан, икешәр кеше – Зәй һәм Лениногорскидан, берәр кеше – Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш һәм Нурлат районнарыннан.
10-нчы августка Татарстанда 24 мең 436 COVID-19 авыруы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 594 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә 39 кеше. Барлыгы 885 мең 160 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – тәүлеккә 5636 кеше), шуларның 688 мең 962-се икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 21 мең 378 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 6 млн 491 мең 288 кеше чирләгән, 5 млн 788 мең 710 кеше сәламәтләнгән, 166 мең 442 кеше үлгән.