В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урамнарны 473 юл эшчесе һәм 322 махсус техника берәмлеге җыештырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 9870 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 560 юл эшчесе һәм 669 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 159 катнаш юл машинасы, 16 кар төягеч, 114 трактор щеткасы, 22 грейдер, 85 фронталь төягеч, 55 "Барсик" мини-төягече, 197 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 179 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 90 тонна реагент һәм 89 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 473 юл эшчесе һәм 322 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Адоратский, Айдаров, Фатых Әмирхан, Ахунов, Бауман, Батыршин, Белинский, Волгоград, Восстание, Таҗи Гыйзәтт, Железнодорожник, Завойский, Зәкиев, Заря, Галиәскар Камал, Бертуган Касыймовлар, Копылов, Космонавтлар, Кремль, Ленинград, Лукин, Мәүлетов, Меридиан, Минск, Париж Коммунасы, Петербург, Попов, Правда, Рәхимов, Сахаров, Симонов, Сибгат Хәким, Халезов, Клара Цеткин, Челюскин, Чкалов, Чуйков, һ.б.