В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген юлларны чистарту эшләрендә 458 юл эшчесе һәм 331 махсус техника катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 3740 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 179 юл эшчесе һәм 422 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы, 7 кар төягеч, 91 трактор щеткасы, 10 грейдер, 52 фронталь төягеч, 29 "Барсик" мини-төягече, 73 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1313 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 263 тонна реагент һәм 1050 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 458 юл эшчесе һәм 331 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар түбәндәге урамнардан чыгарылачак: Айдаров, Актай, Бауман, Белинский, Беломорск, Бигичев, Бондаренко, Восстание, Гаврилов, Мәҗит Гафури, Декабристлар, Ершов, Жилплощадка, Заречная, Ибраһимов, Ипподром, Каюм Насыйри, Олег Кошевой, Кремль, Литвинов, Лукин, Мәүлетов, Максимов, Кече Мәскәү, Мариуполь, Меридиан, Минск, Нокса авышлыгы, Павлов, Песочная, Петербург, Идел буе, Себер тракты, Ударная, Ямашев, Ирек мәйданы.