Җыештырырга 286 берәмлек махсус техника чыкты.
Фото: Марат Мугинов
Карны 25 октябрь, Әбҗәлилов, Агрономия, Айдаров, Арбузов, Батурин, Бауман, Большая Красная, Гарифьянов, Гладилов, Горький, Девятаев, Дементьев, Ершов, Журналистлар, Калинин, Кәрим, Кирпичников, Красная Позиция, Кремль, Кол Гали, Кутуй, Магистраль, Карл Маркс, Парин, Петербург, Пушкин, Садыйкова, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, Сыртланова, Театр, Тихорецкая, Урманче, Фаткуллин, Фучик, Чернышевский, Чехов, Җиңү проспекты, Ирек мәйданы, Ярминкә мәйданы, Мамадыш һәм Оренбург трактлары, Ферма шоссесы, Җиңү паркы, Лесной городок, Медгородок, Старые Горки поселокларыннан, шулай ук башка урам участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлек эчендә урамнардан 11 мең 675 тонна кар, ә кышкы сезон башыннан 589 мең 686 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 150 тонна реагент һәм 203 тонна ком-тоз катнашмасы кулланганнар, ә сезон башыннан – 52 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында басылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгына кабул ителә.