Бүген кар чистартырга 392 берәмлек техника һәм 552 юл эшчесе чыкты.
Фото: Денис Гордийко
Кар 2 нче Тура, Әбҗәлилов, Аграр, Адамюк, Айвазовский, Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Болотников, Большая Красная, Бутлеров, Взлетная, Вишневский, Волков, Гафури, Гвардия, Глушко, Гоголь, Губкин, Даурия, Девятаев, Ершов, Жуковский, Зорге, Ильич, Карбышев, Коротченко, Космонавтлар, Кремль, Курчатов, Гадел Кутуй, Мәрҗани, Маркс, Миславский, Назарбаев, Нариманов, Насыйри, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Сәлимҗанов, Сәетгалиев, Спартак, Татарстан, Ташаяк, Театр, Тихомирнов, Фрунзе, Фучик, Халтурин, Цеткин, Чернышевский урамнарыннан, шулай ук Горький шоссесыннан, Мамадыш һәм Себер трактларыннан, Җиңү, Ямашев проспектларыннан һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 12 мең 365 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 669 мең 373 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Юлларда тәүлек эчендә 406 тонна реагент һәм 741тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында басылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында рөхсәтсез урыннарда кар җыю фактлары турында хәбәрләр кабул ителә.