Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2019, 13:53

Петров исемендәге Казан паркында бер ай эчендә «Игелекле фудтрак» активистлары 300 порциягә якын кайнар ризык таратты

Активистлар өч шәһәр локациясендә бушлай эшли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Казанда «Игелекле фудтрак» бер ай дәвамында яңа ноктага – Киров районында урнашкан Петров исемендәге паркка чыкты. 6 тапкыр чыгу вакытында активистлар мохтаҗларга 300-гә якын кайнар ризык порциясе таратты.

Һәр пәнҗешәмбе 11.00 сәгатьтән теләге булган һәркемнең биредә аш, икенче ризык, икмәк һәм эчемлекне бушлай алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, биредә гигиена җыелмалары таратыла, түләүсез медицина һәм юридик ярдәм күрсәтелә. «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасында билгеләп үтелгәнчә, бу ноктага ихтыяҗ зур.

Көн саен фудтрак 50 порциядән артык кайнар ризыкны бушлай тарата һәм шәһәрнең өч локациясендә кирәкле ярдәм күрсәтә. Борхан Шаһиди урамындагы скверга «Игелекле фудтрак» дүшәмбе көннәрендә 13.30 сәгатьтә, сишәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтә, чәршәмбе көннәрендә 10.30 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтә, җомга көннәрендә 9.30 сәгатьтә һәм шимбә көннәрендә 14.00 сәгатьтә килә. Дубравная, 35 адресы буенча урнашкан Ветераннар йорты янында фудтрак сишәмбе көнне 11.00 сәгатьтә туктала. Шулай итеп, атна саен 400 мохтаҗ шәһәрлене ашаталар, дип хәбәр итә оештыручылар – «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Бу вакыт эчендә 15 меңнән артык кайнар ризык порциясе таратылган. Шәһәр халкын әлеге проектка ярдәм итәргә һәм волонтерлар сыйфатында кушылырга өндиләр. Моның өчен гариза тутырырга яки «Игелекле фудтрак» локацияләренең берсенә килергә кирәк.

Барлык яңалыклар