Балаларның ял итү урыннарында куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә: җәй башыннан бирле 50-дән артык тикшерү үткәрелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Алинә Бережная). Бүгенге көндә Казанда балаларны оештырылган ял белән колачлау буенча планны үтәү 88%-ны тәшкил итә, җәй ахырына кадәр лагерьларда тагын 3,5 мең Казан укучысы ял итәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.
Җәйге ялны оештырганда куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте А.Фәизов. Барлык лагерьларда да сак хезмәте бар, территория периметры буенча видеокүзәтү камералары куелган, ә бүлмәләр автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган. «Барлык лагерьларның да Дәүләт янгын күзәтчелеге рөхсәте һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт санитар эпидемиологик рөхсәтләре бар. Хәзерге вакытта лагерьларда ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия үткәрә торган планлы тикшерүләр уза», - дип ачыклык кертте А.Фәизов. Җәй башыннан бирле барлыгы 50-дән артык тикшерү үткәрелгән.
Лагерьларны кадрлар белән тәэмин итүгә килгәндә, эшкә урнашканда, барлык хезмәткәрләр дә хөкем ителмәгәнлек турында белешмә алып килә, шулай ук янгын-техник минимум буенча укулар уза.
Җәй ахырына кадәр лагерьларда тагын 3,5 мең Казан укучысы ял итәчәк, дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
Лагерь хезмәткәрләре белән беррәттән балалар да куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үтә. Барлык лагерьларда да, ким дигәндә сменага ике тапкыр балаларны һәм хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелә, дип сөйләде А.Фәизов.
Лагерьларда шулай ук туклану контрольдә тотыла. «Барлык менюлар да балалар лагере өчен махсус эшләнгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт нормаларына туры килә, моннан тыш, ата-аналарга балаларга ит продуктлары, сөт продукциясе, тортлар, газлы эчемлекләр, фаст - фуд, җиләк-җимеш китерү тыела», - дип билгеләп үтте А.Фәизов.
Җәй дәвамында балалар лагерьларында барлыгы 30 мең 265 бала, шул исәптән шәһәр яны лагерьларында 14,5 мең укучы ял итәчәк. Алар өчен барлык ял урыннарында да, балалар һәм аларның ата-аналары сорауларын исәпкә алып, профильле сменалар әзерләнгән, алар арасында спорт, лингвистика, тарих, шулай ук Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына багышланган тим-скиллс бар.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, балалар ялын оештырганда куркынычсызлыкка аерым игътибар бирергә кирәк. «Тагын 3 меңгә якын егет-кызлар үз сменасын көтә, һәм аларның һәрберсе уңай эмоцияләр алырга тиеш. Безнең бурыч - балаларның иң шәп ял турындагы өметләрен аклау. Куркынычсызлык мәсьәләләре беренче урында тора. Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәҗбүри инструкцияләрне үтәүгә генә кайтып кала алмый. Лагерьда торуның балалар өчен кызыклы форматларын сайлап алып, аларның үзләрендә аңлылык һәм җаваплылык тәрбияләү мөһим. Бу дәресләр аларга ялдан соң да файдалы булачак», - дип йомгаклады Е.Лодвигова.